Мәскәү тег белән яңалыклар
-
Артист Раилебез Мәскәү иңли
Билгеле булганча, якташыбыз, Яңа Иштирәк егете Раил Шәмсуаров - Галиәскәр Камал театры артисты. Шушы көннәрдә камаллылар Мәскәүгә гастрольләргә киттеләр. Безнең Раилебез дә анда. Фотода Раил Шәмсуаров. Мәскәүнең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсенең рәсми ачылышында. фото vk.com/kamalteatr төркеменнән алынды
-
Мәскәүдәге янгын 17 кешенең гомерен өзгән
Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, янгында үлүчеләрнең барысы да мигрантлар, Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кыз. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган. Аларның эш һәм яшәү урыны склад булган. Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил итә....
-
Иске Шөгер кызы Мәскәү Сабан туенда җырлады (фотолар)
Иске Шөгер кызы Динара Гумилевская Мәскәү Сабантуенда җырлады. Ул сүзләрен үзе язган "Тормышым яме" җырын ике сәхнәдә: көндезге концертта һәм кичке дискотекада башкарган. - Таныш артистлардан Резедә Шәрәфиева, Лилия Хәйруллина, Лилия Гыйматдинова, Гөлдәния Хәйруллина, Гүзәлия, Радик Яруллин, Радик Юльякшин, Айрат Сафин, Рената Ильясова, Сөмбел Билалова бар иде, - ди ул.