Лениногорскига мөфти килде
21 июнь көнне Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Лениногорскига килде.
"Ихлас" мәчетендә ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Ике яклы сөйләшүдә райондагы дини хәл турында, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге хакында фикер алышынды. Мөфти мәчеттә эшләп килүче музейга да кереп, танышып чыкты. Аннан соң...