Муса жэлил тег белән яңалыклар
-
Бүген Муса Җәлил премиясен тапшырдылар (Исемлек)
Казанда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны бүләкләделәр. Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган...
-
Куакбаш авылы китапханәсендә «Безнең Муса абыебыз” дип исемләнгән иртә
Куакбаш авылы китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе әнә шулай дип аталды. Бәйрәмгә "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Куакбаш мәктәбенең I сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар иртәсе Гөлинә Гататдинова башкаруында "Бүләк" шигыре белән башланып китте. Аннан соң китапханәче Гүзәлия Мифтахова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты...
-
Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе
Муса Җәлилнең тууына 109 ел. Бу уңайдан мәктәптә китап күргәзмәсе үткәрелә, дип хәбәр итә Керкәле мәктәбе сайты. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык,...