Мусор тег белән яңалыклар
-
Тимәшлеләр нидән зарлана?
"Халык контроле" порталына берәү Тимәшнең Молодежная урамында чүп-чарны һәр шимбә кичке сәгать сигездә чыгарырга тиешләр, дип яза. Тик чүп-чар төяүче машина вакытында алмый йә бөтенләй килми икән. Халык чүбен капка төбендә капчыкларда килеш сакларга мәҗбүр, диелгән порталда. Чыганак: https://uslugi.tatar.ru https://uslugi.tatar.ru фотосы
-
Машина тәрәзәсеннән чүп ыргытсаң 5 - 10 мең штраф түләтергә мөмкиннәр
Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин, кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проектын әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум...