Надой молока тег белән яңалыклар
-
Республиканың 16 районында сөтчелек тармагындагы хәлләр аеруча авырлашкан
Сентябрь башында савым күләме 25,7 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырган вакытта алынган продукция күләме 8,7 тоннага азайган. Уртача алганда, һәр сыер 14 кг сөт биргән. Чирмешән районында узган тәүлектә 16,4 тонна, Менделеевскида - 20,8, Бөгелмәдә - 26,5 сөт җитештерелгән. Спас районында 31,6, Кама Тамагында 37,3 тонна сөт савылган. http://intertat.ru/
-
Лениногорск сыерлары күпме сөт бирә?
24 июльдә Лениногорск районы хуҗалыклары 51,8 тонна сөт сауган. «Сатурн-Урал»да (Сарабиккол авылы) бер баш сыерга 18,3 литр сөт туры килә, бу - барлык хуҗалыклар арасындагы иң югары күрсәткеч. Лениногорск районы буенча бер сыердан уртача 13,5 литр сөт алына.
-
Тәрбиясе булса, сөтен бирер
6 апрель көненә район хуҗалыклары 44 тоннадан артык сөт җитештергән. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, район буенча бер сыерга уртача 11,6 килограмм сөт туры килә. Вак фермер хуҗалыклары да сөт җитештерүгә өлешләрен кертә: аларның шул көнгә гомуми күрсәткече - 1 мең 284 килограмм. Билгеле булганча, районда иң күп савым...
-
Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган
Узган тәүлектә Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 131 тоннага күбрәк дигән сүз. Уртача алганда, бер сыер тәүлегенә 11,7 кг сөт биргән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бу ай башына әлеге төр продукцияне җитештерүдә артым 16,7 кгны тәшкил иткән....