Транспорт салымын арттырырга җыеналар
10 елдан артык кулланылышта булган авыр йөк коммерция автомобильләренә транспорт салымын арттырмакчы булалар. Шул хактагы канун проекты РФ Дәүләт Думасы карамагына тапшырылган.
Тәкъдим ителгән документка аңлатма язуыннан аңлашылганча, бездәге коммерция максатыннан файдаланылучы автомобиль паркы замана таләпләре һәм экология нормативларына җавап бирерлек хәлдә түгел икән.
Шуның аркасында транспортның техник яктан куркынычсызлык...