Лениногорскида яшәүче бер ханымның бөтен милкенә арест салганнар
Суд приставлары бурычлары өчен бер ханымның бөтен милкенә арест салалар.
Аның 144 мең сум бурычы җыелган була. Лениногорскида яшәүче бу ханымны берничә ай эзлиләр. Ул повесткаларга җавап бирми, чакырган җиргә килми. Ә үзенең милкендә фатиры да, машинасы да, дачасы да була. Приставлар милек белән алыш-биреш ясауга арест салалар да куялар....