Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә
Намаз вакытларын төгәл билгеләү өчен, барлык ислам дәүләтләрендә дә астрономик исәпләүләр кулланыла. 1917 елгы инкыйлабка кадәр бабаларыбыз безнең җирлектә дә шулай исәпләп килгән. Шуның нигезендә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде. Бу хакта Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.