Наркотик тег белән яңалыклар
-
Наркотик тараткан өчен – 7 ел төрмә
Татарстан наркополицейскийлары Яшел Үзәндә синтетик наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән 22 яшьлек Кирилл Павлов һәм аның 18 яшьлек хатыны Виктория Самойлованы кулга алды. Тикшерүчеләр ачыклаганча, Кирилл Павлов наркотиклар юнәтү һәм клиентлар табу белән шөгыльләнгән, хатыны исә товарны төрергә һәм таратырга ярдәм иткән. Конспирация максатында алар үзара сөйләшкәндә шартлы гыйбарәләр кулланган. Әмма...
-
Интернет аша наркотик сатучының эзенә төшәләр
Оператив чаралар барышында хокук сакчылары 2015 ел дәвамында Интернет челтәреннән файдаланып, элемтәгә кермичә генә наркотиклар таратып яткан 28 яшьлек чистайлыны тоткарлый. Тентү вакытында аннан сатарга дип әзерләнгән 65 төргәк наркотик һәм 130 мең сумнан артык акча табып алына. Җинаять эшен тикшерү барышында тагын бер факт өскә калкып чыга. Ул тарту...
-
Наркотикларга каршы айлык кысаларында
"Исток-Башлангыч" үзәгендә наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында 28 майдан 5 июньгә кадәр чаралар үткәрелде. 28 һәм 29 май көннәрендә 26 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең әти-әниләре белән очрашу үтте. Үзәкнең белгече сәламәт тормышы рәвеше турында әңгәмә уздырды, ата-аналарны җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан очракта штраф күләме...
-
“Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе үтә
Татарстанда 17 ноябрьдән алып 28 ноябрьгә кадәр "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе үтә. Аның максаты: наркотик матдәләрне тарату яки куллануны профилактикалау, наркотикларга бәйле булучыларны дәвалау. Шулай ук, тернәкләндерүгә кагылышлы сораулар белән эш көннәрендә консультация алырга мөмкин. Наркотикларның саклану урынын белгәндә наркополиция "Ышаныч телефоны"на хәбәр итәргә...
-
Лениногорскилы наркотик белән тотылган
"Наркотикларга - юк" операциясе кысаларында, хокук сакчылары тарафыннан 27 яшьлек лениногорскилы тоткарланган, дип хәбәр итә Җәза үтәү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе сайты. Тикшерү вакытында аның кесәсеннән наркотиксыман матдәгә охшаган ике кечкенә төргәк килеп чыга. Тагын бишне ул эшли торган предприятиенең ярдәмче бүлмәсеннән табып алалар. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре әлеге төргәкләрдә...
-
“Наркотикларсыз тормыш”
13 октябрьдән республикада, шулай ук Лениногорскида "Наркотикларсыз тормыш" акциясе башланып китте. Аның кысаларында, хокук саклау, власть һәм гражданлык җәмгыяте органнары бергәләп һәм активрак эшчәнлек алып барачак. Халык тарафыннан наркотикларга бәйле шалтыратуларга аерым игътибар биреләчәк. Бу уңайдан, Наркоконтроль идарәсенең "Ышаныч телефоны"н исегезгә төшерәбез: 8(843) 273-43-45, республика буенча Эчке эшләр министрлыгыныкы: 052
-
Лениногорскида наркотикларга каршы айлык башлана
20 май - 20 июнь аралыгында муниципаль район территориясендә наркотикларга каршы айлык үтә. Наркотик куллану, сату турында мәгълүматыгыз булса, тәүлек буе эшләүче телефоннарга шалтыратуыгыз сорала: 8(843) 291-20-02, 8(85595) 5-03-19, 8(843) 291-19-25.
-
Шалтыратып та, тартмага салып та була
Татарстанда 16 сентябрьдән - 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башлана. Шул уңайдан, наркотикларның законсыз әйләнештәге фактлары турында 5-15-98 (шәһәр прокуратурасы), 2-72-20 (эчке эшләр бүлеге), 2-17-98 ("Логос" психологик үзәге) телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин, ди шәһәр прокуратурасы. Моннан тыш, халык мөрәҗәгатьләре өчен махсус тартмалар да куелган. Алар хакимият бинасында (Кутузов...
-
Лениногорскида “Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!” акциясе бара
18-28 март аралыгында Татарстанда "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!" наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза. Ун көн дәвамында (843) 274-31-03 телефонына (9.00дән - 18.00га кадәр), (843) 274-30-30, 273-43-45 "Ышаныч телефон"нарына (тәүлек буенча) республика халкыннан хәбәрләр һәм сораулар кабул ителә. Шалтыратыгыз, сезне ишетәчәкләр.
-
“Үлемне кайда саталар,хәбәр ит”
12 - 23 ноябрь аралыгында Лениногорск муниципаль районында "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уза. Наркотикны куллану һәм тарату фактлары турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итә аласыз: 2-17-98, 5-09-97, 5-09-73, 5-60-77, 5-25-89 (эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр), 2-72-20 (тәүлек буе). 22 ноябрьдә "кайнар элемтә" булачак. Телефоннар:...
-
Наркоманнар кимеми
Видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы комиссия рәисе урынбасары - ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров һәм башка комиссия әгъзалары каршында бөгелмәлеләр хисап тотты. Соңгы вакытта хәлләр тотрыкланса да, Бөгелмәдә "наркомания" белән 529 кеше исәптә тора, бу уртача республика күрсәткеченнән 1,9 тапкырга күбрәк. Республика буенча, наркотикны артык...
-
Җиң сызганып эшләр чак
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үтте. Бу юлы комиссия әгъзалары белән беррәттән, авыл җирлеге башлыклары да катнашты. - Райондагы наркоситуация куандырырлык түгел. Кайбер урында киндер (конопля) үсеп утыруы билгеле. Бу турыда хокук сакчылары һәм авыл җирлеге башлыклары гына түгел, авыл халкы һәм, әлбәттә, наркоманнар...
-
Фатирын наркопритон ясаган
Лениногорск шәһәре суды тарафыннан 49 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе, 1 нче кисәге буенча наркопритон тотуда гаепләнә. Әлеге гражданин даими рәвештә үз фатирын наркотикка бәйле кешеләргә биреп торган. Ә наркоманнар фатирда "опиум" әзерләп кулланган. Хуҗага фатир өчен спирт яки исерткеч эчемлекләр белән түләгәннәр....
-
Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга
Ни аяныч, наркомания сөлек кебек егетләребезне, асыл кызларыбызны үз ятьмәсенә эләктерә тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә наркомания белән авыручы 9500 кеше исәптә тора. Белгечләр исә чынлыкта бу санның уннарча тапкыр артык булуын әйтә. Белүебезчә, әфьюн колына әйләнүчеләрнең күбесе диспансер, хастаханәләргә барырга, исәпкә алынырга теләми....
-
Үз гаебен таныган
Шәһәр суды тарафыннан 46 яшьлек лениногорскилыга карата РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде. Узган елның 10 декабрендә гаепләнүче законсыз рәвештә икенче бер гражданиннан 0,72 грамм күләмендә наркотик матдә ала һәм үзендә саклый. Шул ук көнне ул Бөгелмә наркоконтроленең районара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Тикшерү барышында...