Лениногорск районы авыллары юл көтә
"Халык контроле" порталын караштырып утырганда, районыбыз авылларыннан җибәрелгән хәбәрләргә күзем төште. Менә бит, алар да "уянган", димәк, боз кузгалган.
Югыйсә, шәһәр халкы берничә көн буена чүп-чарны алып китмәсәләр дә, йорт янында юл начар булса да, шунда ук порталга хәбәр җибәрә. Андый проблемалар авылда да җитәрлек бит, әле күбрәк тә булмаса....