Билгесез ир-ат 11 яшьлек кызны урларга теләгән
Әлеге хәл кичә, 17 ноябрь кичендә, булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә.
Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм...