Лениногорскида пенсионерның 47 мең сум акчасын урлаганнар
Бу хәл 3 ноябрьдә була. Шәһәрдә яшәүче 1932 елгы пенсионерга үзен коммуналь өлкә хезмәткәре, дип атаган берәү ишек шакый.
Пенсионер, әлбәттә, ышанып ишеген ача, сөйләшү-аңлашу барышында тегесе 47 мең сум акчаны кесәсенә "шудыра".
Лениногорскилылар, Эчке эшләр бүлеге сезне уяу булырга чакыра.