ОРВИ тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида салкын тидереп авыручылар арткан
Бу турыда атналык планеркада сөйләштеләр. Соңгы арада "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә, әлеге авыру белән тәүлегенә 16 - 18 кеше шалтырата икән. Күбрәк балалар авырый, ди.
-
Лениногорскида салкын тидереп авыручылар арткан
Узган атнада шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясенең 803 очрагы теркәлгән, ди Роспотребнадзор белгечләре. Авыруның контроль күрсәткече 42 процентка артуы күзәтелә. Чагыштыру өчен: Әлмәттә - 40, Яр Чаллыда 68 процентка. Грипп эләктерү очрагы әлегә күзәтелми, ди эпидемиологлар.
-
Лениногорскида авыручылар саны арткан
Роспотребнадзор территориаль бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар саны арткан. Узган атнада 293 кеше шул сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән, аларның 234е - 14 яшькәчә булган балалар. Авыруның контроль күрсәткече берничә тапкырга артып киткән. Табиблар бүлмәләрне ешрак җилләтеп торырга, кешеләр күп йөргән урыннарга бармаска...
-
Лениногорскилылар азрак авырый башлаган
"Районда ОРВИ белән авыручылар кимеде" дип хәбәр итте атналык планеркада санитар табиб. Шулай ук эт тешләп мөрәҗәгать итүчеләр дә кимегән, үткән атнада өчәү булган. Моңа кадәр бу сан - 6-7 тирәсе иде.
-
Лениногорскида ОРВИ һөҗүм итә
Шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар санының кинәт артуы күзәтелә. Соңгы атнада гына да табиблар ОРВИ диагнозын 484 кешегә куйган (шуның 16сы - грипп). Шуларның 303е - 14 яшькә кадәр булган балалар, калганнары өлкәннәр. Авыруның контроль күрсәткече - 75,9 процент. Табиблар сүзләренчә, ул көн саен артуга...
-
Лениногорскида балалар ешрак авырый
Узган атнада шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясенең (ОРВИ) 241 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә «Роспотребнадзор» территориаль идарәсе белгечләре. Барлык авыручыларның 163ен 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә. Әлегә күрсәткеч контроль дәрәҗәдән түбән булса да, белгечләр сезонга җитди рәвештә әзерләнергә - сарымсак һәм суган белән "коралланырга", бүлмәләрне җилләтергә һәм...