Мошенникларга ышанып, 300 мең сум акчасын биргән
Түбән Кама районында яшәүче 82 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. Соңыннан ул әбигә оныгының юл һәлакәтендә гаепле булуын әйткән. Әлеге конфликтны җайга салу өчен, шалтыраткан кеше әбидән 800 мең акча бирүен таләп иткән.