Иске Куактагы янгында зыян күргән ир-атны Казанга китергәннәр
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ир-атны Казанга РКБга китергәннәр.
Аның хәле гел шулай начар, табиблар тарафыннан өстәмә тикшерүләр үткәрелә, шокка каршы терапия уздырыла, дигәннәр министрлыкта.
Ир-ат тәненең 75 проценты пешкән, пешү өченче дәрәҗәдә дип билгеләнә.
Чыганак: Татар-информ агентлыгы