Исемнәре - һәйкәлдә, хатирәләр - күңелдә
Хәзер Бәкер авылы халкы һәм үсеп килүче яшь буын сугышка китеп, яу кырында башын салган ир-егетләрнең, көрәштән исән-имин кайтучыларның батырлыгы алдында өр-яңа һәйкәл янына килеп баш ия ала. Җиңү бәйрәме алдыннан биредә алар истәлегенә багышлап матур обелиск ачылды.
Дөрес, Бәкердә моңарчы һәйкәл булган. Ул бик күптәннән төзелеп, анда сугышта һәлак...