Патрон сатып байып булмый
Лениногорскида рөхсәтсез рәвештә патроннар саткан бер ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты.
Элек тә хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек ир-егет 34 данә 5,6 мм калибрлы патроннар саткан.
Рөхсәтсез сакланучы корал һәм боеприпасларны ирекле рәвештә тапшырып, акчалата бүләк тә алырга мөмкин бит.
Мәсәлән, утлы корал...