Печђн тег белән яңалыклар
-
Лениногорск районында печән җыялар
Авылларда мәш килеп печән әзерлиләр. Чыгышы да яхшы күренә, диләр. Ә исе соң, исе... Авылдагылар печән өсте бер вакыт икәнен белеп, бөтен көчне шуңа юнәлтә. Быел һава торышы да теләктәшлек итә. Дөрес, яңгыр яву комачауламас иде. Югыйсә, игеннәр сусызлыктан тилмергәндәй утыра. Районыбыз кырларын йөреп кайтып, моны үз күзләрем белән күрдем....
-
Лениногорскида печән әзерлиләр
Бүгенге көндә "Зеленогорский" бүлекчәсе бер шартлы баш малга иң күп азык берәмлеге (5,5 центнер) әзерләүче хуҗалык, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Җәмгысе районда 2,8 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабылган. 1 мең 296 тонна печән, 4 мең 449 тонна сенаж әзерләнгән. Сенажның 460 тоннасы төргәктә. Шул ук вакытта бозаулар өчен...
-
Лениногорскида печәнгә төшәргә җыеналар
Терлек азыгы әзерләү вакыты килеп җитте. Тик моның өчен барлык шартлар да булдырылырга тиеш. Бу хакта мэриядә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә сөйләштеләр. Ул үткән атнада район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Хәзерге вакытта эшләнәсе эшләрнең иге-чиге юк. Чәчүлек мәйданнарын чүп үләннәре һәм корткычларга каршы...
-
Печән өсте – бер вакыт кына
"Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк, вакытны юкка әрәм итмәгез", дигән иде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр сакланачак. Районда 28 июнь мәгълүматларына караганда, 3 мең 755 тонна печән әзерләнгән. Планда...