Пенсионер тег белән яңалыклар
-
Пенсионер мошенникларга 500 мең сум акча тапшырган
Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кулына 500 мең сум акчасын тапшырган.
-
2016 елда эшләмәүче пенсионерларны пособие көтә
Киләсе елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсиясе 13 мең 132 сум тәшкил итәчәк. Россия буенча эшләре булмаган пенсионерларга өстәмә социаль пособие түләнәчәк. Ул пенсия күләмен закон тарафыннан билгеләнгән төбәктәге тиешле яшәү минимумына җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Өстәмә 2,7 миллион пенсионерга билгеләнәчәк. Татарстан үзенең яшәү минимумын булдырды. Шуңа да карамастан, эшләмәүче...
-
Лениногорскида пенсионерның үле гәүдәсенә юлыкканнар
Ул үз фатирында үлгән, башы җәрәхәтләнүе аркасында. Сәбәбе дә ачыклана: 1990 һәм 1964 елгы ирләр белән эчеп утырганда тавыш чыккан, ахыры пенсионерның баш җәрәхәте алып, үлүе белән тәмамланган. Теге ике ир-атка карата җинаять эше ачылган. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
89 яшьлек пенсионер 47 мең сумыннан колак каккан
Казанда яшәүче әнисенең фатирыннан 47 мең сум акча югалуын әйткән. 89 яшьлек пенсионер фатирына ялгыш күршесе дип уйлап, таныш белмаган бер яшь ханымны керткән булган. Кунакны озатканда ул фатир ишегенең бикләнмәгән булуына игътибар иткән. Кызны озаткач, йокы бүлмәсенә кереп караса, шифоньердагы әйберләрнең асты-өскә килгән. Шикләнеп ул тиз генә улына шалтырата....
-
Пенсия ничек тупланып бара? Интернеттан кара
Булачак пенсияңнең ничегрәк тупланып баруын белү өчен хәзер белгечләргә мөрәҗәгать итү дә кирәкми. Интернет аша карарга мөмкин. Кайдан, ничек карарга? Бу турыда җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россия Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов аңлатты. Әлеге электрон сервис "Иминиятләштерелгән гражданның шәхси кабинеты" дип атала һәм Пенсия фонды идарәсе сайтында -...
-
Пенсионерларга эш тәкъдим ителде
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, шәһәрнең Мәшгульлек үзәгендә пенсия яшендәгеләр өчен эш тәкъдим итү ярминкәсе узды. Алар өчен кондитер, урам себерүче, лифтчы, санитар, тәрбияче кебек белгечлекләр - 50 дән артык вакансия тәкъдим ителде. 17 оешма-предприятие әзерләгән эш урыныннан 23 пенсионер үзенә эшкә юллама тапты. Ярминкәгә барлыгы 44 кеше килгән иде.
-
Көз муллыгы шатлык булып, балкый безнең йөзләрдә
Мөэмин-Каратай пенсионерлары үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм ярдәм өчен авылдашлары Мөкътәсим әфәнде Мәмәтовкә бик рәхмәтлеләр. Нинди ярдәм дисезме? Тыңлагыз, укыгыз, үрнәк алыгыз! Безнең авылдашыбыз «Мәмәтов» фермер хуҗалыгы оештырып, авыл тирәсендәге чәчү җирләрен чүптән арындырды, төрле бөртекле культуралар чәчте. Аллага шөкер, иген уңышы да елына карата начар булмады. Урып-җыю чорында амбарда эш...
-
Пенсионер ничек түләр?
Февраль ае өчен килгән счет-квитанцияләр халыкны тагын борчуга салды. Чөнки кайберәүләргә җылылык өчен шактый зур сумма килгән иде. Шул уңайдан, мэриядә коммуналь өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары катнашында киңәшмә булып узды. Юк, тариф артмаган, ул элеккечә булып кала бирә. Мәсәлән, безгә февраль ае өчен җылылыкка гыйнвар белән чагыштырганда, 158 сумга артыграк...