Почта тег белән яңалыклар
-
Караклар авыл почта бүлеген баскан
Әлки районы Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басмасы.
-
Өченче почта бүлеге – җиңүче
Быелның икенче яртысына "Татмедиа" басмаларына яздыру бәйгесе җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Шәһәребездәге өченче почта бүлекчәсе "Кечкенә шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә икенче урынга чыгып, акчалата премия белән бүләкләнде. Әлеге бүлек хезмәткәрләре "Татмедиа" җәмгыятенә караган газет-журналларга яздыруны, былтыргы белән чагыштырганда, 22 процентка арттырган, "Заман сулышы" алучылар да 69 га...
-
Лениногорскида “Газетка язылучы көне” үткәреләчәк
19 апрельдә Куйбышев урамы 15 нче йорт адресы буенча "Газетка язылучы көне" үткәрелә. "Заман сулышы"на шул көнне язылырга тәкъдим итәбез. Чөнки бүләкләр әзерләп куйдык. Җаегыз булса, 15 сәгать 30 минутка үзәк почтага килегез, килә алмаучыларның мәгълүматын почта бүлекчәләреннән хәбәр итәчәкләр.
-
Лениногорскида почта бүлекчәләре кыскармаячак
Мордва-Кармалка, Федотовка, Үрнәк авылларында почта бүлекчәләрен кыскарту турында сүз булган иде. Шушы көннәрдә генә район почта элемтәсе узелыннан Лениногорск районында бер почта бүлекчәсе дә кыскармаячак, дип хәбәр иттеләр.