Полис ОСАГО тег белән яңалыклар
-
ОСАГО полисларының уртача бәясе үзгәрешсез кала
2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.
-
ОСАГО полисын үзең белән йөртмәскә дә мөмкин булачак
Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Игорь Шувалов шул хактагы документ әзерләргә кушкан. Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак. Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә...
-
Ялган ОСАГО полисы сатучы төркем әгъзаларын тотканнар
Чаллыда полиция хезмәткәрләре ялган полислар сату белән шөгыльләнүче төркем әгъзаларының эзенә төшкән. Хокук сакчылары әлеге төркемдә 10 кеше булуын ачыклаган. Оештыручыларының берсе элек бер иминият компаниясенең Чаллыдагы филиалының директоры булып эшләве дә мәгълүм. Беренчел фаразлар буенча, җәмгыять җитәкчеләре 2013-2015 елларда ялган ОСАГО полисы бланкалары сату, банкротлык чигендә булган төрле иминият...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре, ялган ОСАГО полисларын ачыклау өчен, яңа җайланма файдалана башлаячак
Соңгы арада автомобиль хуҗалары арасында ялган ОСАГО полисларыннан файдаланучылар саны ешайган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, чөнки ОСАГО полислары рәсми документ булып санала. Әлеге төр җинаять кылучылар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителергә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР...