Казанда полицейский карбыз урлаган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте.
29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....