Поручитель булганчы, җиде кат уйла
Хәзерге тормышта кем генә кредит алып карамаган икән? Шулай ук җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) булучылар да аз түгелдер. Туганың яки дустың үтенеп сорагач, ничек инде каршы киләсең?
Чын дуслык бәһасе алтынга тиң дисәләр дә, кайчакта кредит буенча йөкләмәләр аннан да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин шул.
Кредитларын үз вакытында түләп баручыларга...