Төгәл билгеле булды: Лениногорск юбилеена “Премьер-министр” һәм "Казан егетләре" төркеме киләчәк
Лениногорск шәһәренең 60 еллык юбилеена багышланган бәйрәм 22 августта "Яшьлек" стадионында узачак. Мәскәүдән "Премьер-министр" төркеме киләчәк. Бүген бу турыда төгәл мәгълүмат алдык
Татар эстрадасы җырчыларына килгәндә, Татарстанның атказанган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Римма Ибраһимова, Рөстәм Асаев һәм "Казан егетләре" төркеме килер, дип көтелә.