Кичә Казанда булган янгынның сәбәпләре билгеле булды
Кичә, 17 ноябрьдә, Казанның Островский урамында урнашкан офис бинасындагы янгынның беренчел сәбәпләре билгеле булды.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан.
Исегезгә төшерәбез, кичә11:04 сәгатьтә Островский 57 адресы буенча урнашкан бинаның чормасы яна башлады. Янгын 12:43 сәгатьтә камап алынды,...