Көн узсынга яшәгәч...
"Притон" оператив-профилактик операциясе кысаларында, хокук сакчылары полициядә исәптә торучы фатир һәм йортларга рейд үткәрде.
Шәһәр территориясендә "наркопритон" дигән "тамгасы" булган һәм хокук сакчыларының игътибар үзәгендә булган йөзгә якын фатир исәптә тора. Аларның күпчелеге Добролюбов урамы, 7 һәм 9 нчы йортларда. "Йозаклары булмаса да, ярый әле ишекләре бар, подъездга кергәннәр, үткән-сүткән...