Лениногорскилы Россия беренчелегендә бронза призер булды
Новочебоксарск шәһәрендә күп төр ярыш буенча үткән Россия Чемпионаты һәм Беренчелегендә лениногорскилы уңышлы чыгыш ясады.
Россия беренчелегендә 23 яшькәчә булган яшьләр арасында 1993 елгы Алексей Кравцов бронза призеры булды. Ул 1 нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер университетта укый.