Прыжки с трамплина тег белән яңалыклар
-
Трамплиннан сикерүдә лениногорскилыларга тиңнәр юк
Үткән ял көннәрендә трамплиннар комплексында ярышлар үтте, лениногорскилылар, гадәттәгечә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ике төр чаңгы ярышы буенча, Лениногорск политехник колледжы студенты Артур Япаев республика чемпионы исеменә лаек булды. Икенче-өченче урыннарда шулай ук безнекеләр - Кирилл Сидоров һәм Вадим Иванов. Лениногорскилы Ренат Акбиров трамплиннан сикерү буенча республика чемпионы исеменә лаек булды....
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр. Кемнәр җиңгән?
15 - 17 август көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышлары, шулай ук 2-3 километрга йөгерү үтте. Анда Магадан, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Березники (Пермь крае), Казан, Уфа, Әлмәт, Лениногорск шәһәре командалары катнашты. Җиңүчеләр: 2004 елгы яшүсмерләр арасында Лениногорскиның 2 нче мәктәбеннән Булат Галимов II урынны...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр һәм 2-3 километрга йөгерәчәкләр
17 август көнне Лениногорскида трамплиннан чаңгыда сикерү ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышларының беренче җәйге этабы үтәчәк. К-29 м һәм К-48 м трамплиннарыннан сикерәчәкләр. Шулай ук, 2-3 километрга йөгерү дә булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Бүләкләү тантанасы да шул ук көнне булачак. "Олимпия резервы" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр
Үткән ял көннәрендә бездә Магадан өлкәсе, Башкортстан, Мәскәү, Әлмәт шәһәрләреннән килгән егет-кызлар һәм үзебезнең уналты яшь спортчылар трамплиннан сикерде. "Россиянең олимпия өметләре, кече кубок" бөтенроссия ярышлары кысаларында үтте ул. Безнекеләр: үз яшь төркемнәрендә Надежда Кравцова ( 8нче мәктәп) икенче урын алды, Гөлназ Ситдикова ( 4нче мәктәп) - өченче, Руслан Әхмәтшин...