Рәмзия Габделхакова иҗатыннан Өлкәннәргә багышланган шигырь
Өлкәннәргә
Узган юлларыгыз катлаулы,
Кылган эшләрегез мактаулы,
Әле безгә бик тә кирәк сез,
Яшьләр өчен олы терәк сез!
Сез ул лаек зурлау-рәхмәткә.
Яшәсәгез иде рәхәттә,
Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар,
Чын кайгырту, кадер -ихтирам.
Без беләбез: көчле сез, чыдам,
Тик кирәкмәс яңа борчулар.
Шактый тигән сезгә сынаулар,
Язмышыгыз белән уйнаулар...
Үткәннәрдә...