Республикада уртача хезмәт хакы 46 мең сумнан артып китә
2022 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы 46169,5 сум тәшкил иткән. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кичә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.