Рецепт тег белән яңалыклар
-
Каймаклы пирог "Сметанник"
Кирәк булачак: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы. Әзерләү: Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер...
-
Миңлегөл Хәсәншинадан яңа төрле кыстыбый камыры рецепты
1 аш кашыгы көнбагыш мае, чеметем тоз һәм ярты, яки бер стаканга якын онга кайнап торган су коясын һәм шуны нык итеп, төерләрен калдырмыйча басасың. Аннан соң, камыр суынгач, кирәк хәтле он кушып җәймәләрне табада пешерәсең дә бэрэнге эчлеген кушып кыстыбый ясыйсың.
-
Лиана Габидулинадан «Сметанник» рецепты:
Камыр: 1стакан сөт; 0.5-пачка маргарин; 0.5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае; 1 аш кашыгы коры дрожжи. Барысын да болгатып 5 сәгать өстәлдә тотарга. Аннары чеметем тоз һәм кирәгенчә он кушып, йомшак камыр ясарга. Аны кул белән табага җәяргә. Эчлек: 350 гр.- каймак, чеметем генә ванилин, 4 аш...
-
ЗИЛИРА ВӘЛИУЛИНАДАН “ТӘМЛЕ КАБАЧКИ” икрасы рецепты
Кирәк булачак: 3 кг. кабачки; 350 гр. томат пастасы ( "Кукмастер" булса әйбәтрәк); 4 баш суган 4 кишер 0.5 аш кашыгы тартылган кара борыч; 7 тырнак сарымсак; 1-1.5 аш кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы; Әзерләү: Яшелчәләрнең барысында иттарткыч аша үткәргәч, майлаган табада әкренләп бутый-бутый кыздырырга һәм бер сәгать...
-
Розалия Мостафинадан чикләвекле кекс рецепты
Кирәк булачак: 3 стакан он, 1,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 4 аш кашыгы чикләвек, 1 чәй кашыгы чәй содасы, ванилин, 1 стакан сөт кирәк булыр. Әзерләү: Шикәр комы белән майны әйбәтләп болгатыгыз, бер йомырка сарысы өстәп, сөт, чәй содасы, он, чикләвек, ванилин һәм йомырка агын күпертеп салыгыз, камыр изегез....
-
Зилә Мөдәррисовадан печенье рецепты
1 пачка маргаринны ( яки ак майны) эретергә һәм шуңа бераз суынгач 1 стакан шикәр комы, 6-7 йомырка, калак очында сода, 1-2 аш кашыгы каймак ( булса) , калак очында ванилин һәм 1,5 - 2 стакан он кушарга һәм махсус печенье пешерә торган табада газ плитәсендә пешерергә.