Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин
«Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта заявка килгән инде. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.