Лениногорск шәһәре республика рәссамнарын рухландырган
"Безне Лениногорск районының һәр почмагы картиналар ясарга рухландырды", ди Татарстанның төрле почмакларыннан шәһәргә пленэр-симпозиумга җыелган рәссамнар.
Май ахырында ачылган пленэр ике атна дәвам итте. Шушы вакыт эчендә танылган рәссамнар, биредә торып, шәһәр һәм районыбызның төрле почмагын картиналар итеп ясадылар. Ул иҗат җимешләрендә төбәгебезнең үзенә генә хас булган матур табигате, нефть...