Бүләкләнүче ел җитәкчеләре арасында лениногорскилылар да бар
"Ел җитәкчесе - 2013" республика конкурсы җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар.
Тантана Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов "Яңарыш" фондының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне аңа ТР Дәүләт киңәшчесе, фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. "Сакчыл җитештерү" методикасын кертүе өчен" номинациясендә катнашып, "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте җитәкчесе...