Альбина Шафиковадан ананас белән салат
Кирәк булачак:
тавык ите
сарымсак
йомырка
ананас
сыр
майонез
Әзерләү:
Тавык итен, ананасны ваклап турыйсың. Йомырка, сырны вак теркадан чыгарасың. Майонезны вак теркадан чыгарган сарымсак белән кушасың.
Салат слойлап ясала.
1 слой: тавык ите
2 слой: йомырка
3 слой: ананас
4 слой: сыр
Һәрбер слой арасына майонез сыларга онытмагыз! Тәмле...