«Сатурн-Урал» хуҗалыгы сыерлары сөтне яхшы бирә (ФОТОЛАР)
Быел «Сатурн-Урал» хуҗалыгы (Сарабиккол авылы) терлекчелек комплекслары кышкы чорга ныклы әзерлек белән кергән: биналарга сыйфатлы ремонт ясалган, дезинфекция үткәрелгән. Тиздән терлекчеләрнең хезмәте дә җиңеләергә тора, шушы көннәрдә азык бүлгеч кайтачак.
Кыш айлары хуҗалыклар өчен үзенә күрә бер сынау чоры. Сөт кимемәсме, азыкның сыйфаты ничегрәк, үрчем алып булырмы кебек сораулар хуҗалык...