Лениногорск хуҗалыкларында маллар ач булмас
23 сентябрь көнне "Лениногорская агрофирмасы" җәмгыяте территориясендә азык әзерләү нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте.
Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Семинарның бу җәмгыятьтә узуы очраклы түгел, чөнки биредәге малларга күп итеп азык туплаганнар, мәсәлән, 3 мең 223 тонна печән, 17 мең 517 тонна сенаж, 22 мең тонна силос әзерләнгән....