Шахматы тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида шахмат буенча турнир узды. Кемнәр җиңүче?
Лениногорскида шахмат буенча Виктор Смирнов призына традицион турнир узды. «Ромашкинская ладья» команда зачеты уйнатылды.
-
Лениногорск шахматчылары “Шахмат язы”нда сынатмады
Лениногорскиның төрле яшьтәге шахмат сөючеләре унынчы “Шахмат язы” турнирында үз-үзләрен сынадылар һәм иң көчлеләрне ачыкладылар.
-
Лениногорскилылар шахмат Чемпионатында I урынны яулаган
Казан шәһәрендә шахмат буенча республика Чемпионаты үткән. Анда барлыгы 17 команда катнашкан. Лениногорск командасы I урынга лаек булган. Лениногорск шахматчылары инде өч ел рәттән җиңеп килә икән. Молодцы! Котлыйбыз!
-
Ял көннәрендә шахмат турнирына килегез
7 һәм 8 ноябрьдә 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бәйрәм чараларына багышланган шахмат турниры. 7 ноябрьдә 10.00 да, сигезендә 12. 30 да башлана
-
Лениногорскиның шахматчы-чемпионнары
Казан шәһәрендә шахмат буенча республика команда чемпионатында безнекеләр уңышлы чыгыш ясаган. "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре - Владимир Шуваткин (ЖКЦ), Артем Афанасьев (ЦДНГ-3), Альберт Гайнетдинов (ЦППД-1) кергән сигез кешедән торган команда икенче ел рәттән Татарстан чемпионы исеменә лаек булган. Алар Кубок һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.