Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?
Шаурма «чыгышы» белән – Ливаннан. Камырга төрелгән ит һәм яшелчә кайчандыр анда кунак сые, иң затлы ризык булып саналган. Россиягә ул узган гасырның 80 нче елларында килеп керде. Шуннан бирле бездә шаурманың файдасы-зыяны турында бәхәсләрнең тынып торганы юк. Сәбәбе аңлашыла: бу ризык башлыча урам ларекларында – «шаурмичка»ларда сатыла. Ә анда төрле хәлләр булырга мөмкин…