Мин ничек иремнең “авызын яптым”
Хатын-кызларны күп лыгырдый дигән булалар. Булды ди! Алар әле, иптәшкәем, дәүләт сагында торган хезмәткәрләр кебек: ләчтит сата, сөйләгән нәрсәсе юк. Ягъни, урысча әйткәндә: “обо всем и ни о чем”. Әллә ниләр беләсең, бигрәк белемле кеше кебек такылдыйсың, димәгез. Китапханәче Галиәкбәрнең хәләл җефете мин.