Бер ир-ат шәхси штрафларын предприятие исәбеннән түләп барган
Әлмәт шәһәре прокуратурасы 36 яшьлек Рөстәм Латыйфуллинга карата җинаять эше ачып, гаепләү заключениесен раслады. Хәзер җинаять эше судта каралачак.
«Кәләй станциясе ЖКХсы» ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Латыйфуллин шәхси штрафларын предприятие акчалары исәбенә түләүдә гаепләнә.
Аңа карата җаваплы затның хезмәт урыныннан файдаланып әрәм-шәрәм итүгә юл куюы дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган....