Бәйрәмне көтеп алабыз
Безнең бакчада төрле яшьтәге 21 бала тәрбияләнә. Балаларыбыз бакчага бик теләп йөриләр.
Без бәйрәмнәрне бик яратабыз һәм көтеп алабыз. Менә бакчабызда "Хуш киләсең, Сөмбелә" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнде. Матур итеп шигырьләр, дәртле җырлар, күңелле биюләр башкардылар. Көз кунагы "Сөмбелә" дә үзенең күчтәнәчләре белән балаларны шатландырды....