Бәйрәм узар – маллар ач калмасын
Көннәр артык кызу, яңгыр юк, шуңа да, үскәне дә корып беткәнче, мал азыгын кичекмәстән җыеп алырга кирәк, диелде авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә.
Иске Шөгер мәдәният йортында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, якшәмбе көнне үк мал азыгын әзерләүгә керешергә диелгән булса да, бу...