Тиздән Кояш тотылу күренеше күзәтеләчәк
Быел тулысынча Кояш тотылу, язын була торган көн белән төн озынлыгы тигезләшүенә бер тәүлек кала, күзәтеләчәк. КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков сүзләренә караганда, Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы күзәтеләчәк, ягъни, Кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак.
Шуны да билгеләп узу кирәк: Татарстан башкаласында тулысынча...