Социаль пакетмы - акчамы?
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең соцпакетмы, әллә акча сайларгамы дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары зур борчу тудыра.
Кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин. Мисал өчен, республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән...