Спартакиада тег белән яңалыклар
-
Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадада катнашты
Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләре Мамадышта узган җәйге Спартакиаданың финал этабында катнашты. Бездән 17 хезмәткәрдән торган команда барган. Алар җиде төрле спорт ярышы буенча сынашкан. Укытучылар җиңел атлетикада катнашкан, озынлыкка сикергән, канат тарткан, шулай ук бадминтон уйнаган. 12нче лицей укытучысы Алишер Рәхимов озынлыкка сикерүдә республика буенча икенче урынны яулаган. Муниципаль районнар...
-
Лениногорскида Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
Үткән атнада Лениногорск муниципаль районы Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы ачылды, дип хәбәр итә 5 нче мәктәп сайты. Спартакиаданың беренче көнендә волейбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Волейбол ярышында хатын-кызлар арасыннан шәһәрнең 5 нче мәктәп укытучылары II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Лениногорскнефть" идарәсе спартакиада җиңүчесе
Лениногорск шәһәре предприятиеләре арасында ел дәвамында төрле төрдәге спорт ярышлары буенча спартакиадалар үтте. Мәсәлән: волейбол, җиңел атлетика, йөзү ярышлары һәм башкалар. 2014 елның ахырында ел дәвамында кайсы предприятие күбрәк җиңү яулавы буенча нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында беренче урында - "Лениногорскнефть" идарәсе, икенче урында - "Лениногорскгаз", өченче урында - "ЛениногорскРемСервис" идарәләре....
-
Лениногорскиның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада катнашты
Ул Әлмәт шәһәрендә үтеп, спортның 7 төрен үз эченә алды. Кискен көрәш нәтиҗәсендә, лениногорскилылар волейбол һәм бадминтон буенча II урынга чыкты. Ә спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча, безнекеләр - V урында. Волейбол буенча команда составында дүрт кеше - район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, муниципаль...
-
Лениногорск укытучылары укыта да, сикерә дә
Мәгариф хезмәткәрләренең республика күләмендәге җәйге спартакиадасында Лениногорск педагоглары да катнашты. Ул Казанда, республиканың 1мең 300 мәгариф хезмәткәрләре катнашында узды. Алар ун төрле спорт ярышында сынашты. Бездән 30 педагог барды. Нәтиҗәдә, гомуми команда зачетында Лениногорск укытучылары 10 урынга чыкты. Шәхси зачетта исә 12нче лицейның физик тәрбия укытучысы Алишер Рәхимов озынлыкка сикерү...
-
Лениногорск укытучылары – спартакиадада
Шәһәребезнең мәгариф хезмәткәрләреннән торган команда Яшел Үзән шәһәрендә узган кышкы спартакиадада катнашты. Безнекеләр төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Призлы урыннар да бар, мәсәлән, 2 нче мәктәпнең биология фәне укытучысы Анастасия Соколова шахмат буенча III урын алды.
-
Газчылар – икенче урында
"Лениногорскгаз" идарәсе спортчылары "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте күләмендә үткән җәйге спартакиадада катнашты. Алар гомумкоманда зачетында II урын яулап кайтты. Котлыйбыз!