Сумка и деньги тег белән яңалыклар
-
Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Алга таба ни көтәргә?
Көн тудымы – яңа хәбәр. Атна башында Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнә. Моңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Үзәк банк мондый адым икътисади чикләүләр аркасында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкта булган акчаның кыйммәтен саклау өчен кирәк дип аңлатты.
-
Лениногорскида берәүнең сумкасы белән бергә 60 мең акчасын урлаганнар
Лениногорск шәһәренең Девонская урамы 94 нче йорт янында була бу хәл. Билгесез зат бер хатын-кыз сәламәтлегенә зыян китереп, сугып, аның сумкасы һәм аның эчендә булган 60 мең сум акчасын урлый. Оператив-профилактик чаралар үткәреп полиция хезмәткәрләре 1982 елгы хатын-кызны тоткарлый. Әлеге хатын-кыз үз хатасын таный. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте