Татарстанда 7 тоннадан артык суррогат әйләнештән алынган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе ялган алкоголь продукция сатуда шикләнелүче 3 затны тоткарлаган. Суррогат алкоголь күпләп республиканың барлык районнарына сатылган.
Тоткарланучылар алкоголь продукцияне кабул итү, саклау һәм җибәрү буенча берничә склад, шул исәптән Казан янында, тоткан. Суррогатны даими рәвештә күпләп һәм берәмләп сату...