“Күз яшьләре төшмәсен...”
Әгәр берәрсе «Вәхшилек кайчан башлана?» дип сораса, балачактан дияр идем. Чөнки шуны дәлилләүче берничә очракны беләм.
... Бу хәл моннан унбиш ел элек булды. Без торган күпкатлы йорт шәһәрнең читендә урнашкан. Ерак түгел үз йортлары белән торучы халык мал асрый. Көзнең матур, «әбиләр чуагы» көннәре иде. Тәрәзәнең форточкасы ачык булганлыктан,...