Талпан тег белән яңалыклар
-
Лениногорскилыны талпан тешләгән
Талпаннар май аенда активлаша.
-
Лениногорскилыларны талпан тешләгән
Быел Лениногорск районында талпан тешләү очрагы 16 апрельдә теркәлде.
-
Лениногорскида 57 кешегә талпан кадалган
Сезон башланганнан алып, 27 майга кадәр безнең район һәм шәһәрдә илле җиде кеше талпан кадалып табибларга мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның республика идарәсе сайтында. Аларның егерме бере - балалар. Белгечләр шәһәрдәге урман паркы зонасын, шәһәр яны лагерьларын талпанга каршы махсус препаратлар белән эшкәрткән инде, якын арада район Сабантуе урынын...
-
Һаман тешлиләр
Апрель башыннан бирле талпаннан зыян күреп һәм медицина ярдәме сорап, табибларга 167 кеше мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең 33е - балалар. Белгечләр сүзләренчә, «урман бете» июнь аенда да бик актив булган. Шуңа да, табигатьтә аеруча сак булырга киңәш итәләр. Әлегә боррелиоз дигән диагноз теркәлмәгән. Талпан кадала икән, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә...
-
Талпан котыра
Узган атнада шәһәр хастаханәсенә талпан эләгеп, 34 лениногорскилы мөрәҗәгать иткән. Шуның унысы - балалар. Хастаханәгә күпчелек шәһәр халкы килә икән. Урман бете "уянганнан" бирле, аннан барлыгы 95 кеше зыян күргән. «Бер километрга шәһәрдә 12 талпан туры килә», дип хәбәр итә "Роспотребнадзор" белгечләре. Димәк, урманда гына түгел, шәһәр эчендәге паркларда да...